news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда октябрь аенда әбиләр чуагының күпме дәвам итәчәге билгеле булды

Бу атнада шәһәрдә уртача тәүлеклек температура климатик нормадан сигез градуска югары булачак.

Казанда октябрь аенда әбиләр чуагының күпме дәвам итәчәге билгеле булды

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу көздә Казанда әбиләр чуагы озакка сузылды. Ул сентябрьнең егермеләрендә башланып хәзергә кадәр дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Әбиләр чуагы һәр елны булмый, ә быел ул озакка сузылды һәм шимбәгә — 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу атнада уртача тәүлеклек температура климатик нормадан сигез градуска югары», — диде ул.

Әбиләр чуагы чорында температура төшеп алулар булган. Ләкин тулаем алганда, ул барыбер нормадан югары булган. Киләсе шимбә-якшәмбедә Казанда уртача тәүлеклек температура нормага якынаячак һәм 4 градусны тәшкил итәчәк. Мәсәлән, шимбә көнне көндез һава температурасы - 8, ә якшәмбе көнне 9 градус җылы булачак.

«Әбиләр чуагы озак вакытка урнаша торган антициклон аркасында була. Шушы стационар антициклон аркасында җылы һава торышы озакка сузылды», — дип йомгаклады Переведенцев.

Алдарак «Татар-информ» безнең киңлекләрдә әбиләр чуагы күпчелек сентябрьнең икенче яртысында күзәтелә дип язган иде. Быел Казан халкы мондый җылы һава торышын сентябрь ахырында ике атнага якын күзәтте. Соңыннан салкын фронт килде һәм беразга суытты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100