news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Офтальмологиядә яңа технологияләр – 2017» Бөтенроссия конференциясе узачак

Ул Татарстан офтальмологиясе тарихының дүрт мөһим вакыйгасына багышлана.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Казанда һәр елны уза торган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең быелгысы – «Офтальмологиядә яңа технологияләр – 2017» дип аталганы, 13-15 апрель көннәрендә үтәчәк.

Ул Татарстан офтальмологиясе тарихының дүрт мөһим вакыйгасына багышлана: Казан офтальмология хастаханәсенең 95 еллыгы; Казан дәүләт медицина учреждениесе офтальмология кафедрасының 150 еллыгы; Казан офтальмологлары җәмгыятенең 110 еллыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты офтальмология кафедрасының 95 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Конференциядә 1500ләп белгеч катнашачак. Белгечләр киң таралган һәм сирәк очрый торган күз авырулары, яңа диагностика һәм дәвалау методлары турында фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак.
Аеруча офтальмопатологиядә консерватив, лазерлы һәм хирургиядә дәвалауның авторлык алымнарына игътибар биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot