Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда офис хезмәткәрләренең өчтән бере кондиционер аркасында бәхәскә керә
Казанда яшәүчеләрнең 33 проценты үзләре эшләгән коллективта кондиционерны көйләүгә бәйле конфликтлар килеп чыгуы турында әйткән. Мондый мәгълүматларны SuperJob эш эзләү сервисы китерә.
Тикшеренү мәгълүматлары нигезендә, сораштырылганнарның яртысы үзләре эшләгән офиста мондый бәхәсләр булмавын әйткән. Тагын 17 процент респондентның эш урынында климат көйләү техникасы бөтенләй юк.
Бүлмәдәге температура аркасында ешрак хатын-кызлар һәм 45 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр ачуланыша – алар арасында сораштырылганнарның 45 проценты белән мондый хәл булган. 35 яшьтән яшьрәк хезмәткәрләр арасында бу күрсәткеч 30 процент тәшкил иткән, ә 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге яшь төркемендә – 24 процент кына.
Моннан тыш, кондиционер куллануга бәйле бәхәсләр ешрак югарырак керемле казанлылар арасында барлыкка килә. 100 мең сумнан югарырак хезмәт хакы алучы сораштырылучылар арасында мондый конфликтлар турында 42 процент хәбәр иткән, ә 50 меңнән азрак хезмәт хакы алучылар арасында – 30 процент кына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз