Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда очучы-сынаучы Валерий Чкалов хөрмәтенә мурал барлыкка килде
Чкалов урамындагы 2/160 нче йорт фасадында Советлар Союзы Герое, очучы-сынаучы Валерий Чкалов хөрмәтенә патриотик мурал барлыкка килде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мурал һавада йөрүгә һәм Валерий Чкаловның каһарманлыкларына багышланган, ул очучы-сынаучының героик батырлыгын чагылдыра.
- Валерий Чкалов 1937 елның 18-20 июнендә Мәскәүдән АКШка Төньяк полюс аша тарихи тукталышсыз очыш ясаган.
Бу батырлык совет очучыларының батырлык һәм осталык символы булган, киләчәк буыннарны яңа казанышларга рухландырган, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда Сталинград сугышында катнашкан Александр Шахназаров хөрмәтенә мурал ачканнар. Истәлекле граффитины Бөек Ватан сугышы ветераны яшәгән йорт диварына урнаштырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз