news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өченче тапкыр «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары форумы узачак

Казанда өченче тапкыр «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары форумы узачак
Фото: «Моя история» фонды

Татарстан башкаласында 11 һәм 12 июньдә инде өченче тапкыр «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары халыкара форумы узачак. Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта 30дан артык ил вәкилләре очрашачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Форумда катнашучылар ике көн дәвамында мәгариф өлкәсендәге глобаль тенденцияләр, цифрлы трансформация һәм инновацияләр, нейрочелтәрләрнең һәм онлайн-укытуның роле, инклюзив белем бирү, педагогның әһәмияте һәм белем бирү сыйфаты, белем бирүнең илкүләм системаларын үстерү юллары һәм халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышачак.

Быел форумга Камерун, Зимбабве, Мьянма, Лаос, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Абхазия һәм башка илләрдән делегацияләр киләчәк. Моннан тыш, Әфганстан, Камерун, Буркина-Фасо, Зимбабве һәм башка дәүләтләр вәкилләре инде чарада катнашу өчен ТР башкаласына килеп җитте.

Форумда Россияне РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итәчәк.

«Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары халыкара форумы – ачык диалог өчен мәйданчык. Биредә без төрле илләрдән килгән коллегалар белән мәгарифне үстерү векторларын билгелибез. Безне уртак максат – һәр балага потенциалын ачу мөмкинлеге бирү максаты берләштерә», - диде Сергей Кравцов.

«Казанда без мәктәп укучыларын академик алмашудан алып олимпиада хәрәкәтен үстерүгә кадәр, иң яхшы педагогик практикаларны кертүдән алып тәрбия эшенә кадәр төп мәсьәләләр турында фикер алышачакбыз. Россия хезмәттәшлеккә ачык һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер», – дип өстәде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100