Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда өченче «Күзлек» балалар театр лабораториясе эшли башлады
Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясенең өченче сезоны үз эшен лагерь форматында башлап җибәрде. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.
Лабораториядә «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре, «Алмачуар» яшь буын театр фестивале җиңүчеләре һәм Әлмәт, Чаллы, Мәскәү шәһәрләренең театр студиияләрендә шөгыльләнүче балалар катнаша.
Язучы Фатих Әмирхан тууга 140 ел тулу уңаеннан быел шәкертләр күренекле әдипнең иҗаты буенча эскизлар да әзерләячәк. Шулай ук Туфан Миңнуллин иҗаты да читтә калмый. Драматургның бер әсәренә аерым тукталырга ниятлиләр. Эскизның музыкаль бизәлеше композитор, «Апуш»ның якын дусты булган Азат Хөсәеновның истәлегенә багышланачак. Шулай итеп, быелгы лаборатория иҗатка өч шәхес күзлеге аша караячак.
Балалар белән төрле юнәлешләрдә чакырылган кунаклар һәм «Апуш» остазлары эшләячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз