Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда өч яшүсмерне бәрдергән йөртүчене 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Казанның Боевая урамында өч яшүсмерне бәрдергән йөртүчене 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Бу карарны Киров районының җәмәгать суды кабул итте дип хәбәр итә Дәүләт автомобиль инспекциясе.
Искәртеп үтик, 5 августта Ford Transit йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә 12 һәм 14 яшьлек ике кызны һәм 12 яшьлек малайны бәрдерде һәм авария урыныннан качып китте. Имгәнгән ике баланы хастаханәгә алып киттеләр.
Йөртүчене кичә тоткарладылар. Ул машинаны исерек килеш йөртүен әйткән.
«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, юл-транспорт фаҗигасе вакытында Ford фургоны рулендә Татарстанның Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев булган.
Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган, тикшерү барышын Татарстан прокуратурасы контрольдә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз