news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өч урамда автомобильләр һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк

Казанда Восстание һәм Коләхмәтов урамнарының өлешләре җәяүлеләр өчен, ә автомобильләр өчен Васильченко урамында кайбер урыннар ябык булачак. Вакытлыча уңайсызлыклар газүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле. Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында шул турыда кисәттеләр.

11 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр җәяүлеләр Г.Коләхмәтов урамындагы 31нче йорт һәм Восстание урамында 83А йорты янында тротуардан үтә алмаячак.

11 октябрьгә кадәр чикләү режимы Васильченко урамында 1В, 6, 6/1, 7, 12/4, 16 к.1, 16 к. 2, 63 йортлары янында гамәлдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100