Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда өч тарихи мәчетне реставрацияләү тәмамлана
Татарстан башкаласында өч тарихи мәчетне реставрацияләү эшләре төгәлләнә. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә «Иске шәһәр» территориясе префекты Айрат Фәизов хәбәр итте.
Шуларның берсе - Иске Татар бистәсе территориясендәге «Әл-Мәрҗани» Җәмигъ мәчете. Эшчеләр мәчетнең түбәсен һәм фасадын ремонтлап бетергән, нигезен ныгытканнар инде. Моннан тыш, тарихи интерьер һәм коймалар торгызылды, инженерлык челтәрләре алыштырылды. Хәзер анда музей һәм китапханәне төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша.
Мәҗит Гафури урамындагы «Иске таш» мәчете дә яңартылды. Биредә цоколь катны һәм нигезне тәртипкә китергәннәр, манара, түбә һәм фасад комплекслы рәвештә төзекләндерелгән, шулай ук агач һәм металл баскычлар, ишекләр һ.б. төзекләндерелгән.
Өченчесе - Кызыл Татарстан урамындагы Ак мәчет. Биредә совет чоры янкормаларын сүткәннәр һәм бинаның тарихи йөзен торгызганнар, нигезен ныгытканнар, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен монтажлауны төгәлләгәннәр, манарасын торгызганнар.
«Быел берьюлы өч мәчет тәртипкә китерелде. Бүгенге көндә өч мәчет яңадан торгызылган һәм үз мәхәллә кешеләрен кабул итә. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Туристларны җәлеп итү өчен бу зур эш», - дип йомгаклады Казан мэры Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз