Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда өч машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә кечкенә малай зыян күргән
Бүген Казанның Азин урамында Биектау ягыннан килүче Porsche автомобиле Chery Tiggo машинасы белән бәрелешкән.
Ачыкланганча, Suzuki Jimny автомобиле йөртүчесе, сулга борылганда, Porsche автомобиленә юлны ябып куйган. Маневр нәтиҗәсендә Porsche йөртүчесе тормозга басарга мәҗбүр булган һәм чит ил машинасына килеп бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә Chery Tiggo автомобиленең пассажиры - 2025 елгы малай зыян күргән. Аны хастаханәгә озатканнар.
Автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәтенең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз