news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өч көн элек югалган 16 яшьлек яшүсмерне тапканнар

Казанда узган җомгада югалган 16 яшьлек яшүсмерне тапканнар. Егет Әмәт бистәсеннән билгесез юнәлештә киткән, дип хәбәр ителгән иде.

Бүген билгеле булганча, яшүсмерне исән килеш тапканнар. «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, аны кибеттә сатучы булып эшләүче хатын таныган. Хатын-кыз яшүсмернең фотосын социаль челтәрләрдә күрүен исенә төшерә һәм полициягә хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot