Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда өч көн дәвамында китап ярминкәсе узачак
3-5 февральдә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә китап ярминкәсе узачак. Килүчеләр зур нәшриятларның берсеннән яңа басмалар һәм бестселлерлар белән таныша, шулай ук бушлай лекцияләрдә катнаша алачаклар, дип хәбәр итә оештыручылар.
3 февраль көнне 18:00 сәгатьтә Россиядә китап сәүдә тарихын тикшерүче Анна Кадикова үзгәрешләр чорында әлеге эшчәнлек өлкәсе турында сөйләячәк.
4 февраль көнне 14:00 сәгатьтә сәнгать белгече һәм «Рус сәнгате тарихында иң әһәмиятлесе...» китабы авторы Мария Швец «Көмеш гасыр сәнгатендә мистицизм» дигән лекция үткәрәчәк.
5 февраль көнне 14:00 сәгатьтә «Хәтерне ничек яхшыртырга һәм нәтиҗәле укырга» дигән лекция белән инглиз теле курсы һәм хәтер үсеше буенча китаплар авторы Илгиз Сабиров чыгыш ясаячак.
Китап ярминкәсе 3 февральдә 14:00-20:00 сәгатьләрдә, 4 һәм 5 февральдә 11:00-20:00 сәгатьләрдә Татарстан ур., 20 адресы буенча эшләячәк. Чарада катнашу бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз