news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өч көн дәвамында «Европа-Азия» яңа музыка фестивале үтә

Татарстан Композиторлар берлеге Казан тамашачысын һәм кунакларын «Европа-Азия» яңа музыка халыкара фестивале концертларына чакыра. Фестивале Казанда 9-11 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Оештыручылар өч көнгә биш концерт программасы әзерләгән.

Планлаштырылган кунакларның бер өлеше төрле сәбәпләр белән килә алмаса да, фестивальнең төп оештыручысы булган Татарстан Композиторлар берлеге зәвыклы концертлар вәгъдә итә.

«Чили, Перу, Австралия, Аргентинадан кунаклар киләсе иде. Әмма кайбер билет бәяләре сумнарга күчерсәк 400 мең сумга менде – андый суммалар белән бик йөреп булмый», - диде фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә ТР һәм РФ Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин.

Оештыручылар фестивальгә Кытай, Япония музыкантлары килүен, Вьетнамнан зур делегация килүен әйтә. «Вьетнам безнең фестивальнең бик әһәмиятле партнеры. Делегация катлаулы юллар белән – Таиланд, Дубай аша булса да киләчәкләр», диде Рәшит Кәлимуллин.

«Фестивальдә Россия регионнарыннан кызыклы музыкантлар катнаша. Безгә Пермьдә, Саратовта, Түбән Новгородта ниләр эшләнүе һәрвакыт кызык – алар килә. Алтайдан, Элистадан музыкантлар чакырулы», дип санап үтте ул.

«Беренче фестиваль моннан 29 ел элек үткәрелгән иде. Димәк, аның зур тарихы бар. Ул инде мәдәни тормышта үз урынын алган лаеклы фестиваль. Быелгы фестиваль Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган», дип мәгълүмат бирде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Мондый фестивальләрне онлайн-форматка кертү авыр. Тере аралашу булырга тиеш. Шуңа күрә без бу фестивальне уздыра алуыбызга бик шатбыз. Тамашачының мондый фестивальләргә сусавын күрәбез», диде ул.

  • «Европа-Азия» яңа музыка фестивале 1993 елдан башлап озак вакытлар бары тик Казанда гына уздырылды. Соңрак Вьетнам бу фестивальдә оештыручылар буларак катнашу теләген белдергән. Хәзер фестиваль Татарстанда һәм Вьетнамда чиратлаштырып үткәрелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot