Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда өч ел эчендә 610 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган
Соңгы өч ел эчендә Казанда 610 күп фатирлы йорт капиталь яңартылды. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.
2026 елдан 2028 елга кадәр капиталь ремонт программасы кысаларында тагын 765 йортны тәртипкә китерү планлаштырыла. Бу максатларга барлыгы 8,24 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Киләсе елда 163 йорт яңартылачак: лифтлар алыштырылачак, җылыту системалары, түбәләр һәм фасадлар ремонтланачак, шулай ук йортларның бер өлеше җылытылачак. 2027 елгы программага кергән йортлар өчен инде проект документлары әзерләнә һәм төп подрядчылар сайлана.
Быел капиталь ремонтка рекордлы сумма – 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Моның нәтиҗәсендә бер ел эчендә 141 йортта 457 лифт алыштырылды. Гыйниятуллин сүзләренчә, барлык лифтлар да Россиядә ясалган. Алар вандалларга каршы чыдамлы, энергияне сакчыл куллана, Брайль шрифты белән җиһазландырылган. Шулай ук хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен ишек уемнары киң итеп ясалган.
Моннан тыш, беренче тапкыр төтен юлларын һәм җилләтү системаларын масштаблы рәвештә торгызу эшләре башкарылды: 35 йортта системалар герметик хәлгә китерелде, ике йортта кайнар су белән тәэмин итүнең яңа системалары урнаштырылды. Бу 67 меңнән артык Казан кешесенең яшәү шартларын яхшыртты. Шулай ук газы өзелгән 37 йорт программага кертелде. Ел ахырына кадәр 16 йортка газ кире кайтарылачак, калганнарында эшләр киләсе елда дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз