news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өч балалы хатынның бер кызын кыйнавын видеога төшерүе турында хәбәрне тикшерәләр

Матбугат чаралары Казанда өч бала анасының кечкенә кызын кыйнаганын видеога яздыруы турында хәбәр таралды. «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Казанның Мәскәү районы прокуратурасы әлеге мәгълүматны тикшерә башлаган.

Балага карата рәхимсез мөнәсәбәт турында полициягә берничә көн элек хәбәр ителгән. Прокуратура ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү турында процессуаль тикшерү үткәрә.

«Хәзерге вакытта өч балага да куркыныч янамый. Олы бала әбисе белән яши, ике бала - хастаханәдә. Бәхеткә, кыз имгәнмәгән», - дип аңлатты Руслан Галиев.

Гаилә имин түгел, балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә хисапта торган. Күзәтчелек ведомствосы баланың анасының гамәлләрен, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген профилактикалау системасы хезмәткәрләре эшен бәяләячәк, дип өстәде Руслан Галиев.

Ата-ана бурычларын үтәмәү һәм газаплау маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге эшне тикшерү дәвам итә, бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана, – диде Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100