Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда өч автомобиль катнашындагы авариядә 24 яшьлек егет зыян күргән
Казанның Сахалин һәм Ударная урамнары чатында өч автомобиль катнашында җитди авария булган. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, Chery Tiggo автомобиле светофорның тыелган утына чыккан, шуннан соң «Газель» һәм икенче Chery Tiggo машиналары белән бәрелешкән.
Авариядә «Газель»нең 24 яшьлек йөртүчесе зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән.
Автоинспекторлар авариянең сәбәпләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз