Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Образцов йорты ресторан яки кунакханә итеп үзгәртелергә мөмкин
Хәзер Татарстанның мәдәни мирас объектында эшләр туктатылган, милекче эшләр башкаруга рөхсәт көтә.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанның Подлужная урамындагы 49нчы йорт адресы буенча урнашкан Образцов йортында ресторан яки кунакханә барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Президенты ярдәмчесе, Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы Олеся Балтусова хәбәр итте.
«Милекченең эшләр башкаруга проекты бар,экспертизаны узган. Аның эш башкаруга рөхсәт алуын һәм объектка <...> чыгуын көтәбез. Милекченең аны яңа функцияле тарихи урынга әверелдерергә ниятләре бар — ресторан яки кунакханә булырмы. Без аның эшләре төгәлләнеп, анда тормыш башлануын көтәбез», — диде Балтусова.
Подлужная бистәсе территориясе, Болак арты белән бергә, Казанның тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясен сынау проектына керә.
«Хәзерге вакытта Подлужная буенча исәп-хисап бара, һәм анда сакланган бердәнбер мәдәни мирас объекты булган әлеге йорт аның мәдәни үзәге булачак», — дип өстәде ТР Президенты ярдәмчесе.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка август аенда Казанның тарихи үзәген үстерү концепциясен тәкъдим итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз