news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Әнвәр Шаһиморатов җырларыннан торган концерт булды

Җыр – гомер юлдашым, ди Альбина Шаһиморатованың әтисе, һәвәскәр композитор.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар кайгысын да, шатлыгын да җыр белән уздырып җибәрергә омтыла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә һәвәскәр композитор, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатованың әтисе Әнвәр Шаһиморатов әйтте.

Исегезгә төшереп узабыз, кичә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында композитор Әнвәр Шаһиморатов җырларыннан торган коцерт булды. Анда дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова, Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова, Мөнир Якупов, Рөстәм Закиров, яшь башкаручылар Гүзәл Галләмова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Айдар Гыйльметдинов, Алинә Шәрибҗанова чыгыш ясады. Алар Әнвәр Шаһиморатовның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләрен башкарды.

Җыр бәйрәмендә Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләренә язылган “Өмет” һәм Шәмсия Җиһангирова сүзәренә иҗат ителгән “Сагындыра туган як” әсәрләрен тәкъдим итте. “Әнвәр абый кебек җырның тәмен тоеп яза торган композиторлар бик сирәк, - ди “Татар-информ” хәбәрчесенә Рөстәм Закиров. – Г.Рәхимкулов, И.Шакиров, Ә.Авзаловаларны тыңлап үскән җырчыларга аның җырларын башкару бик уңайлы. Әсәрләре профессиональ яктан уйланылган. Чын татарча, безнеңчә иҗат итә ул. Ул әсәрләргә, без җырчылар күбрәк игътибар итсәк иде, дим уйлыйм мин”.

Җыр сәнгате белгечләре фикеренчә, Әнвәр Шаһиморатовның телевиденине, радио аша яңгыраган беренче җырлары белән үк тамашачы күңелен яулады. Аның иҗатының уңышы – көйләренең гади һәм аңлаешлы булуында. Монда һәр нота, һәр фраза үз урынында, аккомпанемент көйгә тәңгәл килә. Һәр җырның эчке динамикасы ачып бирелә. Әнвәр Шаһиморатов үз моңын тапкан һәвәскәр көйязар (композитор). Кеше язмышын, аның эчке дөньясын чагылдырган җырлары аша ул тыңлаучыга үзенең йөрәк җылысын өләшә. Шулай да, Әнвәр әфәнде үз иҗатына бик таләпчән, тыңлаучыны дулкынландыра, эстетик ләззәт бирә торган җырлар язарга тырыша, көйләренә тирән мәгънәле образ яңалыгы булган шигырьләр сайлап ала.

Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрибҗанова композиторның әсәрләренә беренче мәртәбә мөрәҗәгать итә. “Башта мин Әнвәр абыйның бер җырын гына өйрәнеп карадым, - ди “Татар-информ” хәбәчесенә Алинә Шәрибҗанова. - Ошады. Тагы минем өчен җырлары юкмы икән дип тагы ике җырын махсус әлеге концерт өчен әзерләдем. Үзем өчен шактый кызыклы композитор ачтым. Киләчәктә дә “Сары яфрак” (Илгизәр Фазули сүз.), “Аккош каурые” (Гөлшат Зәйнәшева сүз.), “Тәрәзәңне ач” (Гарифҗан Мөхәммәтшин сүз,) җырларын яратып башкарачакмын. Моңлы, татар тамашачысын әсир итәрдәй җырлар алар”.

Әнвәр Шаһиморатов җырларыннан торган концертта баянчылар Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиев һәм Булат Хисмәтов, Татарстанның атказанган артисты, дирижер Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры кич дәвамында тамашачыга сәнгать шатлыгы өләште. Концертны Илдар Кыямов алып барды. Ул тамашачыны җырларның язылу тарихы белән дә таныштырды.

Белешмә өчен: Әнвәр Шаһиморатов 1947 елда Ташкент шәһәрендә туган. Әтисе Яхъя Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат (татар әдбияты классигы Галимҗан Ибраһимовны биргән данлыклы төбәк) авылыннан. Әнисе Мәгъсүмә Чүпрәле районы Кече Чынлы авылыннан. Әнвәр Шаһиморатов кечкенәдән музыкага хирыслыгы аркасында, баян классы буенча Ташкентта музыка мәктәбен һәм училище тәмамлый. Аннары Ташкент Дәүләт университетының юридик факультетында, Казан дәүләт университетында аспирантурада белем ала, юридик фәннәр кандидаты. Үзбәкстан башкаласында яшәп, адвокат булып эшләгәндә,1994 елда гаиләсе белән Казанга күченеп кайта. Һәм биредә 3 ел Идел буе округының Федераль арбитраж судында хөкемдар булып эшли.

Җырларны ул Ташкентта яшәгәндә үк яза башлый. Бервакыт аның кулына Әдхәт Синегулның “Кил миңа” дип исемләнгән шигырь җыентыгы килеп эләгә. Беренче җыр туа. Аннан автор Г.Зәйнашева белән таныша, Ш.Җиһангирова, Г. Мөхәммәтшин, Фәннүр Сафин, Кәүсәрия Шәфыйкова, Дилә Булгакова, Г. Гыйльмановлар белән иҗади элемтәләр булдыра. Кызы Альбина Казан музыка училищесында укый башлагач, көйләр язуы тагын да активлаша. Ә.Шаһиморатов Гөлшат Зәйнашева, Шәмсия Җиһангирова, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Фәннүр Сафин, Кәүсәрия Шәфыйкова, Дилә Булгакова, Галимҗан Гыйльманов һ.б. ның әсәрләренә җырлар иҗат иткән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100