Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан ноябрьдә бишенче тапкыр «Шәрык базары» фестивален кабул итәчәк
Агымдагы елның 9-22 ноябрендә Татарстан башкаласында онлайн һәм офлайн форматта бишенче тапкыр «Россия – Көнчыгыш» («Казанда Көнчыгыш базары») Халыкара милли мәдәниятләр фестивале узачак. Төбәк Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Чараны Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды оештыра. Форумның эшлекле программасын оештыруда ТР Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты катнашачак.
Моннан тыш, боерык нигезендә фестивальнең оештыру комитеты төзелде. Комитет рәисе РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Малышев булачак. Аның рәистәше итеп ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнде.
Оештыру комитеты рәисе урынбасарлары буларак Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләнде. Секретарь итеп Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова билгеләнде.
Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту ТР Мәдәният министрлыгына йөкләнгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз