news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ноябрь аеннан машина кую урыннары артачак

Хәзерге вакытта әлеге максаттан бүленгән урыннарга паркоматлар һәм юл билгеләре куела.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Казанда 1 ноябрьдән машина кую өчен яңа урыннар ачылачак. Шул максаттан башкаланың юл буйларында 41 яңа урын булдырылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Машина кую урыннары өчен билгеләнгән мәйданнарда паркоматлар һәм юл билгеләре куела, махсус юл тамгалары салына.

Яңа урыннарда машина куеп калдыруның бер сәгате 50 сум булачак. Түләүне фотовидеофиксацияле һәм программалы-аппарат комплекслы автомобильләр контрольдә тотачак. Түләмәгән өчен штраф күләме 2500 сум каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot