news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Нокса урманы янында 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп төзергә планлаштыралар

Казанның Чыңгыз Айтматов урамында 1,5 мең укучыга исәпләнгән мәктәп төзергә планлаштыралар. Моның өчен шәһәр Башкарма комитеты, документ коррупциягә каршы экспертиза узганнан соң, Яфраклы урамындагы «Нокса авышлыгы» территориясен планлаштыру проектына үзгәрешләр кертергә ниятли.

Инженерлык челтәре салу өчен билгеләнгән участокның кадастр номерына караганда, яңа мәктәп «Молодежный» торак комплексы каршында урнашачак. Мәгариф объекты өчен Нокса урманы территориясенең бер өлешен бүлеп биргәннәр.

Мәктәптән тыш, проект торак комплекс төзүне дә күздә тота. Территорияне ике этапта үзләштерергә планлаштыралар.

Беренче этап 2040 елга кадәр исәпләнгән. Бу вакыт эчендә биеклеге биштән алып 18 катка кадәр булган дүрт торак йорт, 90 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Шул ук чорда мәктәпне проектлау күздә тотыла.

Икенче этап 2045 елга кадәр исәпләнгән. Территориядә 13 тән 25 катка кадәр биеклектәге тагын өч торак йорт төзергә планлаштыралар. Моннан тыш, Яфраклы урамын реконструкцияләү дә каралган. Юлны 12 метрга кадәр киңәйтәчәкләр, ә ике ягында да киңлеге өчәр метр булган тротуарлар төзиячәкләр.

2045 елга кадәр монда шулай ук скверлар һәм яңгыр канализациясе өчен локаль чистарту корылмалары төзергә планлаштыралар. Шул ук вакытка 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп төзү планлаштырылган.

Яңа йортларда яшәүчеләр өчен 547 машина урыны каралган. Аларның 448е – автомобильләрне даими саклау өчен, 64е кунаклар өчен. Тагын дүрт урынны электр зарядлау станцияләре өчен бирәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot