news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Нокса елгасы ташып, Салмачы бистәсен су баскан

Камышлы һәм Әтнә урамнарындагы 35 йорт-җиргә су үтеп кергән.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Казанда Нокса елгасы ташып, Салмачы бистәсенең ике урамы йортларын су баскан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Яңгырлар коеп яву сәбәпле, бүген иртән Нокса елгасында су күтәрелгән. Нәтиҗәдә, бистәнең Камышлы һәм Әтнә урамнарындагы 35 йорт-җиргә су үтеп кергән. Су баскан җирләрдә социаль әһәмияткә ия биналар юк, дип хәбәр ителә.

фото: 16.mchs.gov.ru

Шулай ук су ташуы нәтиҗәсендә Буа районының Кыят авылы күпере 50 сантиметрлап су астында калган. Черки Кильдуразы авылы күпере дә 45 сантиметрлап тирәнлектә су астында тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot