news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Җәннәт хакында туксан тугыз сорау» китабы чыкты

Китапта Җәннәткә беренче булып кемнең керүе, Җәннәтнең баскычлары һәм капкалары, Җәннәт әһелләренең ризыклары һәм эчемлекләре һ.б. сорауларга җаваплар табарга мөмкин.

Казанда «Җәннәт хакында туксан тугыз сорау» китабы чыкты
http://dumrt.ru

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йортында «Җәннәт хакында туксан тугыз сорау» дип аталган китап чыкты.

Әлеге хезмәтнең авторы — төрек дин белгече Абдуллаһ Нәкышчы. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

«Китапны укып, күпләгән сорауларга — Җәннәткә беренче булып кемнең керүе, Җәннәтнең баскычлары һәм капкалары, Җәннәт әһелләренең ризыклары һәм эчемлекләре һ.б. сорауларга җаваплар табарга мөмкин. Шулай ук укучылар хур кызлары һәм хур егетләре, Җәннәт әһелләренең яше турында белеп кенә калмыйча, Җәннәткә җеннәр керәме, мөэминнәрнең үзләренең якыннары белән очрашалармы дигән сорауларга да җавап таба ала», диелә бу хәбәрдә.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм читтән торып заказ бирергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot