news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Ниссан” кроссоверы бәрдергән җәяүле комада ята

32 яшьлек зыян күрүче юлны тиешсез урында чыгып бара торган булган.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Казанда “Ниссан” кроссоверы бәрдергән җәяүле комада ята. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекцисе хәбәр итте.

Кичә көндезге өчләр тирәсендә “Ниссан” кроссоверының 35 яшьлек йөртүчесе Җиңү проспекты буйлап барганда, юлдан чыгып килүче ир-атны бәрдергән. Япония автомобилен йөртүче туктарга өлгерми калган.

Нәтиҗәдә, 32 яшьлек зыян күрүче җитди имгәнүләр алган. Җәяүленең башына зыян килгән һәм комага киткән, аны ашыгыч рәвештә республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot