news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда әнисе ялгыш идәнгә төшереп җибәргәннән соң, яңа туган сабый үлгән

Ана өч атналык баласын коендырган вакытта имгәткән.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Казанда яшәүче хатын-кыз яңа туган баласын юындырганда, ялгыш идәнгә төшереп җибәргән, бала үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерүчеләр фаразы буенча, 9 август кичендә хатын коендырган вакытта өч атналык улын ялгыш идәнгә төшереп җибәргән. Бала баш мие имгәнү сәбәпле үлгән», - диде Шептицкий.

Хатын үз гаебен таныган. Фаҗига факты буенча, саксызлык аркасында үлемгә китерү сәбәпле, җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100