news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда әнисе пычак белән чәнчегән малайны хастаханәдән чыгардылар

Бала кичә хастаханәдән чыккан, хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Казанда әнисе пычак белән чәнчегән игезәк малайларның исән калганын Балалар республика клиник хастаханәсеннән чыгарганнар. Бу турыда хастаханә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Баланың яралары төзәлде, хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Кичә хастаханәдән чыкты», — диделәр матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 1 мартта Казанның Чистай урамында хатын-кыз иреннән көнләшеп, җиде яшьлек игезәк улларына пычак белән чәнчегән, дип хәбәр иткән иде. Балаларның берсе урында ук үлгән, икенчесе исән калган. Малайларның әнисе үзенә кул салырга омтылган. Аны 7нче шәһәр хастаханәсенә реанимациягә китергәннәр.

Бу хәлдән соң «Балигъ булмаган баланы үтерү» һәм «Ике һәм аннан күбрәк затка үтерү нияте белән һөҗүм итү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100