news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда әнисе белән тиешсез урында юл аркылы чыккан баланы машина бәрдергән

Юл-транспорт фаҗигасе шәһәр үзәгендә, Назарбаев урамында булган.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Казан үзәгендә әни кеше баласын җәяүлеләр кичүе булмаган җирдән юл аркылы алып чыккан. Нәтиҗәдә баланы машина бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Кичә кич, Назарбаев урамында әнисе белән тиешсез урыннан юл аркылы чыкканда биш яшьлек кызны “Киа” машинасы бәрдергән”, - диделәр ЮХИДИ хезмәтендә.

Нәтиҗәдә баланың аягы сынган, башы һәм балтырлары имгәнгән. Ул хастаханәдә дәвалана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100