news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Николай Рябов күргәзмәсе тәкъдим ителә
5 февральдә Казанның В.Ленин музей-йортында якташыбыз, рәссам Николай Рябовның шәхси күргәзмәсе ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). 5 февральдә Казанның В.Ленин музей-йортында якташыбыз, рәссам Николай Рябовның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Николай Рябов 1969 елда Әлмәт шәһәрендә туа. 1994 елда Казан инженер-төзелеш институтының архитектура факультетын тәмамлый. Казанның шәхси проект остаханәләрендә эшләп ала. Хәзерге көндә “ДАШКА” балалар архитектура-дизайнер мәктәбендә, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектур композиция кафедрасында укыта.
90-нчы еллар башында “Чаян” журналында карикатурачы була, шул ук елларда “музей үзәге” белән хезмәттәшлек итә. Аның “Казан мәчетләре” сериясе Мәскәүнең Тарих музеенда тәкъдим ителә. Казанның Архитектор йортында аның “33 зуба”, “Эбиволь” галереясендә “Львиная доля” дип исемләнгән шәхси күргәзмәләре уза.
Үз эшләрендә рәссам төсле карандашлар, акварель, буяуларны кулланырга ярата. Иҗади эшләре кечкенә күләмнәре белән аерылып тора. Рәсемнәрдә төрле чорларда яшәгән, төрле культурага караган халыклар тормышы чагылыш таба. Авторның Казанга багышланган картиналары иҗатын сөючеләргә яхшы мәгълүм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot