news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Николай Лузанның “Ибраһим Аганинның өч гомере” исемле китабы тәкъдим ителәчәк

Китапка кереш сүзне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев язган.

Казанда Николай Лузанның “Ибраһим Аганинның өч гомере” исемле китабы тәкъдим ителәчәк
tatkniga.ru

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 15 февральдә Казанда “Ибраһим Аганинның өч гомере” исемле китап тәкъдим ителә. Биредә аның авторы Николай Лузан белән очрашу да булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшриятыннан хәбәр иттеләр.

Бу китап 2017 елда Мәскәүдә “Кучково поле” нәшриятында рус телендә басылып чыккан, күптән түгел татар телендә дөнья күргән. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан документаль повесть татар телендә Фирая Бәдретдинова тәрҗемәсендә тәкъдим ителә. Кереш сүзне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев язган.

Китапта лейтенант Аганинның 1943-1944 еллардагы тормышы һәм хәрби хезмәте сурәтләнә. Басманың авторы – лаеклы ялдагы полковник, махсус хәрби хезмәт тарихчысы Николай Лузан. Ул 70 елдан артык яшерен сер булып сакланган архив материаллары арасында Аганинны күреп ала. Лейтенант Аганин танылган разведчикларның берсе, немец телен шәп белә һәм күптөрле талантларга ия була.

Аганин Сталинград чолганышыннан качып чыккан немец офицеры образында дошманның махсус хәрби хезмәте сафларына үтеп керергә ниятли. Зур сынаулар кичеп, алга куелган бурычны үти: бер ел ике ай дәвамында Ибраһим Аганин партизаннар, яшерен хәрәкәттә катнашучылар гомерен саклап калырдай кыйммәтле мәгълүматлар таба.

Фаш ителү куркынычы янаган мизгелдә башка бер немец офицерын юк итеп, аның исем-фамилиясе астында бүтән урында – Кырымда эшен дәвам итә.

Китапны тәкъдим итү кичәсе ГУМда (Бауман урамы, 51 йорт, 3 кат), Татарстан китап нәшрияты фирма кибете янында узачак. Чара 14 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot