Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Николай Катанов мирасын барлауга багышланган фәнни чара уза
Казанда Николай Катанов мирасын барлауга багышланган фәнни чара уза
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казан дәүләт университетында «Николай Катановның мирасы: Ауразиядә төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте» дигән темага фәнни-гамәли семинар башлана. Семинарда Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, шулай ук Казакъстаннан һәм Төркиядән килгән Көнчыгышны өйрәнүче галимнәр чыгыш ясаячак.
Көнчыгышны өйрәнүче галим һәм сәяхәтче Николай Федорович Катановны 1862 елның 6 (18) маенда Абакан елгасы янында урнашкан Аскиз авылында дөньяга килә. 1876 елда биредә ул училище тәмамлый һәм шушы ук елны Красноярски гимназиясенә укырга китә. 1884 елны аны алтын медальгә бетереп, Н.Катанов Петербург университетының Көнчыгышны өйрәнү факультетына укырга керә. 1888 елны университетны тәмамлагач, көнчыгышны өйрәнүче бертөркем галимнәр белән Себер, Монголия, Кытай Төркестанына фәнни экспедицияләргә чыга, шунда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, көнкүрешен, телен һәм фольклорын өйрәнә. 1893 елда Н.Катанов төрки-татар теле буенча магистрлык дәрәҗәсенә имтихан тапшырганнан соң, Казан дәүләт университетының төрки-татар телләре кафедрасына эшкә билгеләнә.
Гомеренең соңына кадәр Н.Катанов фәнни оешмаларда, музейларда һәм китапханәләрдә даими тикшеренү эшләре алып бара. Галим 1922 елның 10 мартында Казанда вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз