news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Никита Михалковның “Пять вечеров” фильмы күрсәтеләчәк

16 февральдә Казанның “Эрмитаж” үзәгендә “Соңгы булмаган киносеанс” һәм “Дәүләт Эрмитажы лекториясе” дип исемләнгән ике үзенчәлекле клуб эшне яңадан башлап җибәрәчәк

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). 16 февральдә Казанның “Эрмитаж” үзәгендә “Соңгы булмаган киносеанс” һәм “Дәүләт Эрмитажы лекториясе” дип исемләнгән ике үзенчәлекле клуб эшне яңадан башлап җибәрәчәк. Иртәнге сәгать 10нан кичке 18 сәгатькә кадәр Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажы белгечләре казанлыларны Саксония җәүһәрләре һәм Урта гасырдагы Аурупа мәдәни һәйкәлләре белән таныштырачак.
Кичке 18 сәгатьтә Казанда бердәнбер “Соңгы булмаган киносеанс” клубы, Россия фильмнарының алтын классикасы циклын дәвам итеп, Никита Михалков куйган “Биш кичә” (“Пять вечеров”) фильмын күрсәтәчәк. Югарыда телгә алган кино клубында киноны күрсәтеп кенә калмыйлар, аның турында сөйләп тә бирәләр, фикер дә алышалар. Фильмнарны тәкъдир итү өчен клубны алып баручы Илшат Латыйпов һәм махсус чакырылган кино белгечләре җавап бирә. Фикер алышуда кинога битараф булмаган кешеләр катнаша.
“Соңгы булмаган киносеанс” клубы утырышларында АКШ, Франция, Көнчыгыш һәм Төньяк Аурупа, Италия, Англия, Испания, Алмания кинематографиясе яктыртылыш таба. Бүгенге көндә клуб Россия һәм Азия киносына күбрәк игътибар бирергә планлаштыра. Әлеге мәгълүматны “Казан Кремле” тарихи-архитектур тыюлыгының рәсми сайты хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot