news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда никахлар саны 3 процентка артты

2009 елда Татарстанда 29 мең 392 пар өйләнеште

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2009 елда Татарстанда 29 мең 392 пар өйләнеште. Казанда никахлар саны – 3 процентка, Яр Чаллыда 10 процентка артты. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсендә узган “2009 елда Татарстанда гражданлык актларын теркәү эшен башкару һәм 2010 елга бурычлар” темасына коллегия утырышында Идарә башлыгы Эльмира Маврина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, ирләр күбрәк 25-34 яшендә, ә хатын-кызлар 18-24 яшендә гаилә кора икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot