news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда әни скульптурасын кую урыны өчен онлайн-тавыш бирү ачылды

Тәкъдим ителгән бер вариант – Урак һәм чүкеч (Серп и молот) урамындагы "Балалы хатын-кыз" совет чоры скульптур композициясе урынына кую.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Казан шәһәре башкарма комитеты әни скульптурасын кую урыны өчен онлайн-тавыш бирүне башлап җибәрде. Бу хакта мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәкъдим ителгән 7 вариантның берсенә бер ай дәвамында тавыш бирергә була, ягъни 21 майга кадәр.

Хәбәр ителгәнчә, мондый скульптураны булдыру идеясен Казанның бер мәктәп укучысы үз иншасында тәкъдим иткән. Скульптураның тышкы сурәте әле билгеләнмәсә дә, ул гаилә кыйммәтләрен, аналар һәм балаларга ярдәм күрсәтү фикерен алга сөрергә тиеш.

Һәйкәлне куерга тәкъдим ителгән урыннар: "Казан" гаилә үзәге янындагы яр буе, Урицкий исемендәге парк (аллея буендагы су каналы), "Казан-2" тимер юл вокзалы янындагы сквер, Яшь парлар паркы, Адмирал бакчасы паркы, Комаров урамындагы сквер ("Комсомчы" торак комплексы янында). Моннан тыш, яңа һәйкәлләр белән совет чорының искергән дип табылган "Балалы хатын-кыз" скульптур композициясен алмаштыру да тәкъдим ителә. Ул Серп и молот урамындагы 22нче номерлы йорт янәшәсендә урнашкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot