news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Ни өчен мин үз динемне яратам?» фәнни-тикшеренү конференциясе була

Конференция яңа белемнәр алу, ораторлык осталыгын үстерү, яшь буында аналитик фикерләүне булдыру максатыннан уздырыла.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 19 гыйнвар көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете белән берлектә «Ни өчен мин үз динемне яратам?» дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрәчәк. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чарада катнашу өчен 9-14 яшьлек балалар чакырыла. Бирелгән тема кысаларында укучылар фәнни-тикшеренү эшен педагог яки ата-аналар белән бергә башкарып чыгарга һәм идея-дәлилләре нигезендә проект төзергә тиеш.

Фәнни-тикшеренү эшенә төп таләпләр булып оригинальлек, актуальлек, яңалык, тикшеренүнең әһәмияте, доклад композициясе, үз нәтиҗәләреңне дәлилли һәм карашларыңны яклый белү тора. Катнашучылардан шулай ук презентация сорала.

Чыгыш ясау өчен бирелгән вакыт — 5 минут (А4 кәгазе белән 3-4 бит). Чыгышны әзерләүгә таләпләр: — А4; — титул бите (исеме, темасы, җитәкчесе); стандарт шрифт. Призлы урыннар алучыларга смартфоннар тапшырылачак.

Конференцияне үткәрү урыны: Казан шәһәре, Тукай ур., 38 йорт (ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе). Башлана 09.00 сәгатьтә.

Гаризалар 16 гыйнварга кадәр түбәндәге номерга WhatsApp буенча кабул ителә: +798741480


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100