Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда нейрохирургия буенча Австрия һәм Италия экспертлары катнашында мастер-класслар уздырылачак
Мастер-классларны оештыручы – Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге
(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). 27-28 октябрьдә Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге базасында Россия табиблары өчен чит ил экспертлары мастер-класслар уздырачак. Ортопед, травматолог, нейрохирургларның компетенцияләрен арттыруга юнәлдерелгән белем бирү проекты, шулай ук Ауропаның әйдәп баручы клиникаларының операцияләр үткәрүнең яңа югары технологияле алымнарына ия белгечләре белән тәҗрибә алмашу, киләчәктә Татарстанда сәламәтлек саклау белгечләре һәм экспертлары очрашуына сәбәп булачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты.
Чараны оештыручылар: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән һәм Татарстанның әйдәп баручы медицина үзәкләре теләктәшлегендә Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге.
Мастер-класслар программасында Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге конференц-залында һәм amtec-kazan.com сайтында видеотрансляцияләү мөмкинлеге белән күрсәтмә операцияләр, операцияләр уздырганда, шулай ук операцияләрдән соң экспертлар үткәрәчәк мастер-классларда “сорау-җавап” сессияләре планлаштырылган.
Бүген һәм иртәгә нейрохирургия буенча чит ил экспертларыннан мастер-класслар оештырыла. 12 һәм 13 ноябрь көннәрендә хирургия буенча чит ил экспертларыннан мастер-класслар көтелә.
Чараларда катнашу өчен, Россия төбәкләре сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре – нейрохирурглар, ортопедлар, травматологлар чакырыла. Мастер-классларда катнашу - бушлай. Бу хакта тулырак (843) 237 84 72, 237 84 70 телефоннарына шалтыратып белеп була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз