news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда неврология атнасы уза

Әлеге атналык кысаларында фәнни-гамәли конференцияләр үткәреләчәк.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). 2018 елның 12 февраленнән башлап 15нә кадәр Казанда неврология атнасы уза. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Неврология атнасы Казанда-2018» Нейрофорумы кысаларында бу датага фәнни-гамәли чараларның тулы комплексы туры китерелгән. Шушы көннәрдә IV Бөтенроссия «Бехтерев укулары-2018» фәнни-гамәли конференция, II Бөтенроссия «Неврология киләчәге» дигән яшь галимнәрнең фәнни конференциясе булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100