Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда неонатологлар өчен мәктәп эшли башлады
28 көнгә кадәр сабыйлар үлемен кисәтүгә җитди игътибар юнәлтәбез, чөнки нәкъ менә 1 айга кадәр нарасыйлар бик “йомшак”, дәвалауга авыр бирелүчән, дип билгеләп узды Елена Байбарина
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы неонатологлары өчен “Яңа туган балаларның беренчел реанимациясе” конференциясе узды. Халыкара җитлекми туган балалар көненә багышланган курс ачылышы ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин, Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме күрсәтү һәм бала табарга ярдәм итү хезмәте департаменты директоры, профессор, медицина фәннәре докторы Елена Байбарина катнашында узды.
“Бүген Казанда яңа туган балаларны тәрбияләү һәм дәвалау күнекмәләренә өйрәтүче беренче үзәк ачыла. Яңа туган балалар һәм бәби табучы аналар үлемен киметү һаман да мөһим проблема булып кала бирә. Ни өчен без нәкъ менә 28 көнгә кадәр сабыйлар үлемен кисәтүгә җитди игътибар юнәлтәбез, чөнки нәкъ менә 1 айга кадәр нарасыйлар бик “йомшак”, дәвалауга авыр бирелүчән”, - дип билгеләп үтте Елена Байбарина журналистларга. Аның әйтүенчә, 1 яшькә кадәрге балалар үлемендә яңа туган сабыйлар 55 процентны тәшкил итә. Гомере өзелгән 5 яшькә кадәрге балалар арасында яңа туганнар 40 процентны тәшкил итә, 17 яшькә кадәргеләр арасында ул 31 проценттан гыйбарәт. Елена Байбарина ассызыклаганча, балалар сәламәтлегенә ата-аналар сәламәтлеге тирән тәэсир итә. “Ата-аналар сәламәт бала табарга хыялланып, иң беренче чиратта, тәмәкедән баш тартырга тиеш. Ата-ана сәламәт булса, җитлегеп бетмәгән, вакытыннан иртә туган һәм зәгыйфь бала табу куркынычы да күпкә ким. Елена Байбарина хәбәр иткәнчә, Россиядә ел саен 100 мең, Ауропада 500 мең, дөньяда 15 миллион бала җитлегеп бетмәгән килеш туа.
“Медицинадагы казанышларыбызга карамастан, без һаман да һәр юнәлештә күбрәк инновацияләр кулланырга телибез. Неонатологлар мәктәбе ачылышында сезнең катнашыгыз зур өлеш кертәчәгендә шигем юк”, - дип сәламләде Айрат Фәррахов конференциядә катнашучыларны. Министр сәламәтлек саклау тармагы буенча кыскача экскурс уздырды. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча эш алып барылуда РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцовага рәхмәтен җиткереп, медицина тармагында башкарылган эшләргә күзәтү ясады.
Елена Байбарина Татарстанда сәламәтлек саклау тармагы модернизациясе аермачык күренеп торуын билгеләп узды. “Вероника Скворцова да Татарстанга эш сәфәреннән уңай кичерешләр белән кайтты”, - ди ул. “Неонатология тармагында барысы да мөһим, барлык нечкәлекләр дә исәпкә алынырга тиеш”, - дип, ул Татарстанның яңа туган балаларны тәрбияләү буенча ил күләмендә алдынгы төбәкләрнең берсе булуын билгеләп узды.
Казан дәүләт медицина академиясенең неонатология кафедрасы мөдире Асия Сафина исә, неонатолог һөнәренең бик үзенчәлекле булуын, аның реанимация ярдәме һәм акушерлык белемнәре синтезын таләп итүен билгеләп үтте. “Неонатология һәрдаим гыйлем эстәүне сорый”, - дип, ул һөнәри әзерлек циклы нигезендә 2010 елдан 32 табиб, ординатура һәм интернатурада 10 табиб әзерләнүе турында хәбәр итте. 2011 елда 7 әзерлек циклы үткәрелеп, республиканың 34 районыннан 85 табиб әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз