news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда нефть һәм химия предприятиеләренең халыкара күргәзмәсе ачылды

Экспозицияләр Татарстан нефть, газ һәм химия форумы кысаларында оештырылды.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Чанышева, Екатерина Фадеева). Казанда Татарстан нефть, газ һәм химия форумының тармак күргәзмәләре ачылды. “Нефть, газ. Нефтехимия” һәм “GEO-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография” экспозициясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Күргәзмәләрдә 150дән артык компания катнаша. “ТАИФ-НК” дәүләт компаниясе OnlineContract электрон сәүдә мәйданын тәкъдим итте. Анда продукцияне арадашчылардан башка алып була. Хәзер платформада “ТАИФ-НК”, Түбән Каманефтехим” һәм “Казаноргсинтез” продукциясе сатыла.

Россия экология, технология һәм атом күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Алексей Алешин күргәзмәдә Россиядә җитештерелгән бик күп инновацион технологияләр һәм җиһазлар тәкъдим ителүен әйтте.

“Санкцияләрне исәпкә алганда, бу бик актуаль. Безгә бүген күрсәткән әйберләр яхшы тәэсир калдыра. Минем уйлавымча, безнең нефтехимия комплексының киләчәге бик тыныч”, - диде күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе.

Татарстан нефть, газ һәм химия форумы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 4 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә уза. Быел әлеге чара Татарстанда нефть ятмалары сәнәгатенең 75 еллыгына багышлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100