news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда нефть химиясе продукциясен төзелештә куллану буенча фикер алыштылар

Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 (Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Төзелештә республика химия һәм нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү” темасына түгәрәк өстәл уздырылды. Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Президенты бүген теманың бик әһәмиятле булуын билгеләп үтте. «Төзелештә нефть химиясе мөмкинлекләре аеруча күп», - диде ул.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, соңгы елларда республиканың төзелеш комлексы төзелеш продукциясе атамалары саны буенча шактый алга китте, һәм хәзер Татарстанда бик күп төзелеш продукциясе чыгарыла.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин төзелеш продукциясе җитештерә торган предприятиеләрне атап чыкты. «Казаньоргсинтез»ның елына 50 мең тонна пыяла-пластик торбалар җитештерә торган цехы бар. Шундый ук производство Казанның «Техстрой» заводында да бар. Менделеевскидагы Карпов исемендәге химзавод экструдирланган пенополистирол чыгара. Тагын Рафинат Яруллин «Полиматиз», «Прайсс-Даймлер - Татнефть Алабуга стекловолокно», «Таткабель», «Мультипласт», BASF предприятиеләрен атады.

«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры билгеләп үткәнчә, Татарстанда пыяла җепселләр һәм углевод җепселләр файдалануны үстерү полиэфир һәм эпоксид смолалар җитештерүдә кирәк.

Ирек Фәйзуллин бу мәсьәләдә, нефть химиясе сәнәгате күп кенә яңа материаллар җитештерә ала иде, диде.

«Татинвестгражданпроект» ДУП җитәкчелеге Гадел Хөснетдинов композит-полимер арматура куллану перспективалары турында сөйләде. «Казан Гипронииавиапром» ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров хәбәр иткәнчә, Татарстан нефть химиясе предприятиеләре продукциясен куллану төзелеш проектларында карала. «Иннополис» объектларында хәзерге вакытта ярты миллиард сумлык Татарстан Республикасы нефть химиясе продукциясен куллану күз алдында тотыла.

«СафПласт» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Евсеев төзелештә компания чыгара торган поликарбонат әйберләр файдаланыла торган урыннарны атады. Үз продукциясе мөмкинлекләре турында башка предприятиеләр вәкилләре дә сөйләде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100