news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «неЦирк» түләүсез проектына 10 катнашучы сайлап алачаклар

Казанда «неЦирк» түләүсез проектына 10 катнашучы сайлап алачаклар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

15-16 ноябрьдә Казанда «неЦирк» түләүсез проектының 10 катнашучысын сайлау өчен кастинг була. Кастингны һәм әңгәмәне узучылар ярты ел дәвамында цирк сәнгате нигезләрен өйрәнә. Бу турыда Казан циркы хәбәр итте.

«неЦирк» проекты 2023 елның 1 ноябрендә старт алды, анда катнашуга 224 гариза бирелгән. Анкета-гаризаларны караганнан соң сайлап алу нәтиҗәләре буенча 40 кеше калган, аларны кастингка һәм әңгәмәгә чакырганнар. Проект 2024 елның май ахырында тәмамлана.

Казан циркында хәбәр итүләренчә, цирк сәнгатен популярлаштыра торган социаль-җәмгыяви проектны үткәрү идеясен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим иткән. Проект шәһәр кешеләрен цирк сәнгатенә җәлеп итәргә һәм цирк жанрлары нигезләре буенча түләүсез белем алырга мөмкинлек бирәчәк.

Катнашучыларга өйрәнү өчен үз цирк жанрын тәкъдим итәчәкләр. Алар арасында һава гимнастикасы, жонглерлык, эксцентрика, акробатика, дрессура, фокус бар. Һәр укучыга цирк артистлары яки Балалар цирк мәктәбе педагоглары арасыннан остаз билгеләнә. Укулар һәм күнегүләр Казан дәүләт циркының Балалар циркы мәктәбе базасында уза. Уку нәтиҗәләре буенча проектта катнашучыларның барысы да хисап гала-концертында үз осталыкларын күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100