Казанда навигация ачылды
Беренче пассажирлар 7.30 сәгатьтә Югары Осланга кузгалды
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казанда навигация ачылды. Беренче пассажирлар 7.30 сәгатьтә Югары Ослан юнәлешендә кузгалды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә «Татфлот» ААҖ белешмәләр хезмәтендә белдерделәр.
Бүген Югары Осланга 12.00, 16.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә 3 рейс билгеләнгән. Якын арада рейслар саны артачак, бу сезонда расписаниеда «Садовая» һәм «Ташевка» пристаньнары да пәйда булачак.
Пассажирларга сукуышлы суднода хезмәт күрсәтелә.