news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумы эшли башлады

Быел «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумының 11 секциясендә 32 педагог катнаша.

Форум 6 июньдә ачылды һәм ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Форумда актерлык осталыгы буенча семинар-тренинглар, режиссерлык курсы буенча семинар-практикум, менеджмент, PR-технологияләр, сценография буенча һәм башка семинарлар каралган.

Программада чакырылган педагоглар белән бергә Камал театры режиссеры Айдар Җаббаровның «Режиссерның чәчмә әсәрләр белән эшләве», Нияз Игъламовның «Фәрит Бикчәнтәев эволюциясе – өч дистә ел» семинарлары каралган.

Иң популяр секция - «Менеджмент һәм PR-технологияләр», дип хәбәр итә оештыручылар.

Форумда 258 кеше белем ала. Шуларның 67се – онлайн катнаша. Быелгы форумның үзенчәлеге – аның түләүле булуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100