news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Нәүрүз» халыкара театр белеме бирү фестиваль-форумы башланды

Казанда «Нәүрүз» халыкара театр белеме бирү фестиваль-форумы башланды
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Казанда «Нәүрүз» халыкара театр белеме бирү фестиваль-форумы башланып китте. Ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

«Татарстан җирендә безнең театраль белем бирү аудиторияләрендә очрашып сез остазлар һәм фикердәшләр табасыз. Сезне тартып торган урынның Татарстан булуына мин бик шат», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Камал театрында узган форум ачылу тантанасында.

«Киләсе елга «Нәүрүз» фестивале яңа бинада булыр дип өметләнәбез. Ул соңгы тапкыр әлеге бинада уза. Яңа бина сезне гаҗәеп театраль эзләнүләргә, үсешкә этәрер дип өметләнәбез», - дип өстәде ул.

Тантанада шулай ук, Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев, РГИСИның актерлык сәнгате кафедрасы мөдире Вениамин Фильштинский (Санкт-Петербург), МХАТ мәктәп-студиясенең сценография һәм театраль технологияләр факультеты деканы Ольга Неволина (Мәскәү) һәм Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы мөдире Дмитрий Кошмин (Уфа) катнашты.

Форумда катнашучылар өчен актерлык осталыгы, сәхнә теле, пластика, режиссура, курчак театры актеры һәм режиссеры, сценография, менеджмент һәм PR, завпост эше, театр тәнкыйте буенча мастер-класслар үтте. Быел ике яңа секция ачылды: «Музыкаль театр» һәм «Архив».

Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән 40тан артык педагог чакырылган.

Форум кысаларында Анкара дәүләт театры «Убийство Гонзаго» спектаклен күрсәтте. Спектакльне чакырылган режиссер буларак Фәрит Бикчәнтәев куйган иде. Рәссам – Сергей Скоморохов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100