news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Нәүрүз» форумы 27 майда старт ала

Казанда «Нәүрүз» форумы 27 майда старт ала

Казанда театраль белем бирүче «Нәүрүз» форумы 27 майдан старт ала. Камал театры инициативасы белән оештырылган чарада 1 атна дәвамында 12 секциядә белем биреләчәк.

«Республикада мәдәни чаралар актив фазада. Яңа гына библиоконгресс тәммаланды, «Литературный флагман» фестивале бара. Бүгенге матбугат конференциясендә «эстафета таягын» театр сәнгате ала - «Нәүрүз» форумы башлана», – дип мәдәни яңалыклар белән таныштырып узды ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Форум кысаларында Россиянең Малый театр спектакле һәм Төркиянең Анкара, Конья шәһәрләреннән спектакльләр күрсәтеләчәк. Әлеге спектакльләргә билетлар сатыла. Казан халкы һәм кунаклары өчен урам тамашалары каралмаган.

«Бу фестиваль һәм форум республикада бердәнбер. Россия югарылыгында да уникаль», – диде Дамир Натфуллин.

«Быел без теләгән бөтен педагогларны да чакыртып булмый. шуңа да карамастан без бик дәрәҗәле, тәҗрибәле педагогларны чакырдык. Алар ризалык бирделәр – киләләр», – диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Форумда 12 секцияне Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм башка шәһәрләрдән 41 педагог алып барачак. Форумга 200дән артык кеше теркәлгән. Бары тик 14 кеше генә онлайн укыячак. Күбесе Казанга килеп укуны хуп күргән.

Укулар түләүле. Маркетинг алымнарына туры китереп башта билетлар 5 мең сумга сатылган, соңрак аларның бәясе 7 мең сумга күтәрелгән. «Бушлай булган әйбернең кадере юк. Язылып килми калырга да мөмкин», – дип аңлатты театр директоры Илфир Якупов.

Дәресләр Камал, Кариев, «Әкият» театрлары, «Шәрык клубы», Актерлар йорты, Тукай музее һәм Качалов театры музейларында, «Угол» иҗат лабораториясендә үтәчәк.

  • «Нәүрүз» театраль белем бирү форумы Казанда 27 май – 1 июнь көннәрендә үтә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100