Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Нәүрүз» бәйрәме 22 мартта була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» бәйрәменә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә узды. Анда Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре катнашты. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел республикада «Нәүрүз» 22 мартта Казан ипподромы территориясендә (Патрис Лумумба ур., 47А) уза.
Мондый чараларны үткәрү «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Киңәшмәдә чараның логистикасына, программага, мәйданчыкларны бизәүгә һәм волонтерларны җәлеп итүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Нәүрүзнең аерылгысыз өлеше булган халык традицияләрен һәм һөнәрләрен саклауга аерым игътибар бирелде.
Быел бәйрәм мәйданчыгында пылау, чәкчәк һәм бавырсак әзерләү буенча мастер-класслар оештырыла. Моннан тыш, оештыручылар халык иҗаты конкурсларын уздыруны планлаштыра.
Традиция буенча, кунаклар Нәүрүзнең төп ризыкларыннан берсе – төрле төрки һәм иран халыклары рецептлары буенча әзерләнгән пылаудан авыз итә, шулай ук традицион халык уеннарында һәм Нәүрүз күңел ачуларында катнаша ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз