news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда НАТО трофей техникасы күргәзмәсен беренче сәгатьләрдә сигез мең кеше караган

Казанда НАТО трофей техникасы күргәзмәсен беренче сәгатьләрдә сигез мең кеше караган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанда «Дөреслектә көч – горурлык һәм Җиңү» хәрби техника күргәзмәсе ачылды. Аны иртәнге 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр сигез мең кеше килеп караган. Бу хакта «Татар-информ»га Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде, дип яза агентлык хәбәрчесе Елена Фенина.

«Күргәзмәгә килүчеләр бүген дошман кораллары белән танышты һәм безнең ир-егетләргә нәрсәгә каршы торырга туры килүен күрде. Безнең дошманга китерелә торган танкларны җиңеп булмый, дигәннәр иде. Бүген без моның алай түгел икәнен үз күзләребез белән күрәбез. Күргәзмә шәһәр халкында зур кызыксыну уятты. Биредә бүген сигез меңнән артык кеше булды», - диде Алия Заһидуллина.

Күргәзмәдә Россия хәрбиләренең 14 трофее тәкъдим ителде. Бу Украина Көнбатыштан хәрби ярдәм буларак кабул иткән кораллар үрнәкләре. Күргәзмәгә килүчеләргә безнең хәрбиләр әлеге техниканы ничек кулга төшерүе турында махсус хәрби операция катнашучылары сөйли.

Һәр машина янында QR-код урнаштырылган. Әлеге код ярдәмендә техниканы кулга төшергән вакытта яздырылган видеоны карарга мөмкин.

Күргәзмә 19 ноябрьгә кадәр 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100