news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда НАТО техникасы күргәзмәсендә 400дән артык кеше контракт төзеде

Казанда НАТО трофей техникасы күргәзмәсе эшләгән вакытта 400дән артык кеше Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән.

Экспозиция Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Кемерово, Новосибирск, Оренбург, Самара өлкәләрендә, Алтай Республикасында, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларында эшләгән дәвердә РФ Кораллы көчләре сафларында хезмәт итәргә теләк белдерүчеләрнең иң күп саны Татарстанда булган. Казанга кадәр Оренбург өлкәсе лидер иде – биредә 300дән артык кеше РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә эшләгән контракт хезмәтенә сайлап алу мобиль пунктында килүчеләргә хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына бирелә торган ташламалар һәм социаль гарантияләр турында сөйләделәр. Моннан тыш, төрле гаскәрләрдә хезмәт итү шартлары белән таныштырдылар.

Экипировка һәм документлар алганнан соң егетләр хәрби частькә китә, тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә махсус хәрби әзерлек уза, ә соңыннан махсус хәрби операция зонасына юл тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100