news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Натан Рахлин, Җәүдәт Фәйзи хөрмәтенә агачлар утыртылачак

2017 елның 25 апрелендә филармония паркында атаклы шәхесләр хөрмәтенә агачлар утырту тантанасы оештырылачак.

(Казан, 19 аперель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 2017 елның 25 апрелендә 10:00 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге татар  филармониясе паркында атаклы дирижер, СССРның халык артисты, И.Сталин исемендәге дәүләт премиясе Лауреаты Натан Рахлин һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Җәүдәт Фәйзи истәлегенә агачлар утыртылачак, дип хәбәр итә  Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова.

Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан уздырыла.

«Беренче агачлар филармония паркында 2015 елның көзендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия Авзалова исеменнән утыртылган иде. Ә узган елның 26 апрелендә паркта Г.Тукайның тууына 130 ел, Татар филармониясенә бөек шагыйрь исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышлап зәңгәр чыршы утыртык. Шулай ук, 2016 елның көзендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова хөрмәтенә паркта ике чыршы пәйда булды», - ди Зимфира Гыйльметдинова.

Атаклы сәнгатькәрләрнең исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән чарада Татарстан мәдәният министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Татар филармониясе коллективы, сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы әгъзалары катнаша, дип хәбәр итә проект авторлары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100