news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Наталья Гутман һәм Фабио Мастранжело чыгыш ясый
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында күренекле дирижер Натан Рахлин тууына 105 ел тулуга багышланган “XXI гасырның дирижерлар элитасы” исемле проект кысаларында концерт узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген кичке 18 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында күренекле дирижер Натан Рахлин тууына 105 ел тулуга багышланган “XXI гасырның дирижерлар элитасы” исемле проект кысаларында концерт узачак. Музыка сөючеләр алдында Италия дирижеры Фабио Мастранжело җитәкчелегендә ТР Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясый.
Концертта виолончельдә Наталья Гутман, скрипкада Святослав Мороз уйный. Тамашачы игътибарына Сергей Рахманиновның 3-нче Симфониясе, Иоганнес Брамсның скрипка, оркестр һәм виолончель өчен Икеләтә концерт, Дмитрий Шостаковичның виолончель һәм оркестр өчен 1-нче санлы Концерты тәкъдим ителә.
Наталья Гутман – Россиянең танылган музыканты, СССРның халык артисткасы. Казанда музыка сөючеләр гаиләсендә туа. Мстислав Ростропович һәм Михаил Козолупов кебек танылган мөгаллимнәрдән дәресләр ала. Вена, Прага, Мюнхен, Мәскәүдә узган халыкара конкурсларда лаеклы урыннар ала. Илебез сәхнәсендә Наталья Гутман бүгенге заман, авангард чоры чит ил композиторларын әсәрләрен беренче булып башкара. Яшьләр арасында Наталья Гутман зур дан казана. Аның шәкертләре арасында танылган музыкантлар бар. Наталья ханым дөньяның иң яхшы оркестрлары, танылган дирижерлары белән бергә чыгыш ясый, ансамбльләрдә Исаак Стерн, Святослав Рихтер, Элисо Вирсаладзе, Марта Аргерих, Юрий Башмет, Евгений Кисин белән бергә уйный. Аның ире һәм иҗатташ дусты скрипкачы Олег Каган була. Альфред Шнитке, София Гобәйдуллина Гутманга багышлап әсәрләр иҗат итә.
Фабио Мастранжело - Россиядә күп кенә оркестрлар, шул исәптән ТР Дәүләт симфоник оркестры белән хезмәттәшлек итүче Италия дирижеры.
Ул Пескар, Рим, Женева, Лондон, Вена шәһәрләрендә дирижерлыкка укый. Укуны тәмамлагач, Фабио Мастранжело “Торонто виртуозлары” исемле камера оркестры җитәкчесе була. 1997 елда маэстро Италиянең Бари провинциясе Симфоник оркестры белән җитәкчелек итә башлый. Аннан соң Мастранжело Канада, Алмания, Венгрия, Финляндия, Румыния, Эстония, Латвия, Армения, Украина оркестрлары белән хезмәттәшлек итә.
Бүгенге көндә Фабио Мастранжело Вильнюс симфоник оркестры, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Свердлау филармонияләре симфоник коллективлары, Санкт-Петербург дәүләт симфоник оркестры һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә. Бу турыда С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2