news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Наркотикларсыз тормыш” республика айлыгы уза

Ай дәвамында Татарстан башкаласында яшьләр акцияләре, ата-ана җыелышлары, халык белән очрашулар оештырылачак

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). 13 нче октябрьдән 13 нче ноябрьгә кадәр Казанда “Наркотикларсыз тормыш” республикакүләм айлыгы уза. Аның кысаларында социаль һәм хокук саклау характерындагы чаралар комплексы планлаштырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Ай дәвамында Татарстан башкаласында яшьләр акцияләре, ата-ана җыелышлары, халык белән очрашулар, телевидение һәм радиода махсус чыгарылыш, конкурс һәм ярышлар, семинар һәм тренинглар оештырылачак.

Наркотик матдәләрне законсыз сату фактлары турында гражданнарның кайнар элемтә телефоннары: 273-43-45, 052 буенча шалтыратулары сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100